«Яшь һәм сәламәт булу җиңелме»: диспут (12+)

27 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Яшь һәм сәламәт булу җиңелме» дигән диспут үткәрелде.

диспут
IMG_0348
IMG_0352
IMG_0354

Фикерләү сәләтен үстерү, бәхәскә кызыксыну уяту өчен, дөрес җавапны эзләү һәм үз фикерләрен яклау өчен алып баручы катнашучыларга яшь блогер Татьяна Штормның «Яшьләр авырулары / Тормыш – ул әрнү» дигән темага уйлану видеоязмасын карарга һәм аның буенча әңгәмә корырга тәкъдим итте. Яшь буын вәкилләре белән аралашу вакытында һәр кеше үз сәламәтлегенә үзе тәэсир итә алуы аңлашылды. Зарарлы гадәтләр яшьләрнең сәламәтлегенә начар тәэсир ясый. Зарарлы гадәтләр аркасында үз карьерасын бозган танылган ун баланың язмышы мисалында укучылар моңа инанды. 
Бәхәстә катнашучылар бердәм фикергә килде: һәр яшь кешедә көчле һәм сәламәт булу теләге  булырга тиеш, һәркем хәрәкәтчәнлек, кәеф күтәренкелеген, энергияне озаграк сакларга һәм озын гомерле булырга тырышырга тиеш. «Сәламәт булсаң – бар да булыр», дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: